Название: Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)
Автор: Ахсан Баян
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Советская литература
isbn: 978-5-298-04229-1
isbn:
…Үләмә буенда кыш та, җәй дә чылтырап чишмә ага. Көлемсәр чишмәдән су ала – суда шәүләсе чайкала… Мөлдерәп су тулган чиләккә эләкми шәүлә – һаман чишмә төбендә кала.
– Синең сурәтең дә минем күңелдә әнә шулай чайкала, – ди каяндыр килеп өлгергән бер егет.
– Абау! Кеше куркытып йөрисең шунда, кошбәтсез.
– Минем әти дә риза, әни дә. Бүген килсәң, бүген ике куллап күтәреп алырга торалар.
– Ә минекеләр белән сөйләшәсе дә юк, барыбер риза түгелләр.
– Каян беләсең?
– Сүзләреннән.
– Ничек?
– Әле биш елсыз ул хакта авыз да ачмыйбыз, диләр. Күрше-тирәгә шундый сүз тараталар.
– Чыгып куйсаң… бернишли алмаслар.
– Шулай да буламы?
– Әй яратам да бит мин сине, Көлемсәр! СССРда бер бит син! Бер генә!..
– Абау! Үзәнбайдан чыкканың юк – СССР тагы сиңа!
– Нишләп чыкканым булмасын? Караталга барганым бар, Бортаска, Болгаерга!
– Әһә-әһә! Ярты илне гизгәнсең икән инде, Үзәнбайдан ары алты чакрым җир киткәнсең икән.
– Бүген мин сине урлыйм. Ни булса – шул.
– Урланган малда бәрәкәт юк, ди безнең әти.
– Син мал түгел, син – сандугач.
– Җитәр, кошбәтсез.
– Чыгасыңмы бүген кич?
– Әллә тагы.
– Чык, шушы төшкә кил, мин сине шушыннан урлап китәрмен – туп-туры үзебезнең өйгә. Булдымы?
– Аннары ни?
– Аннары дип… туй итәргә риза әти. Әни күптән риза. Син ризамы?
– Түгел.
– Чык, яме!
– Кошбәтсез!
Йөгерә-йөгерә мунчага су ташый Көлемсәр – Фәрхетдин сүзләреннән соң ялантәпиләре тагын да тизрәк ялтырый. Мәхәббәт! Ай бу ялантәпиле мәхәббәт! Бөтен нәрсәне җиңел генә һәм шәп итеп хәл кыла да куя бит ул!
Фәрхетдин – балта остасы, һөнәре дә шәп, кыяфәте дә ким-хур түгел, халык әйткәндәй, сызылып киткән кара мыек, сөлек төсле егет. Тыйнаклыгы белән дә күңелне җылытып тора – тәүфыйклы ир булыр дип юрыйлар. Шул унтугыз яшьлек тәүфыйклы егет уналты яшьлек Көлемсәргә гашыйк…
Менә инде мунча да өлгерде, көтү дә кайтты. Әнисе сыер савар да әтисе белән мунчага китәр, ә Көлемсәр тиз генә сепаратка кереп чыгар да, аннан… Калганын үзе белә инде ул. Дөресрәге, белә дә, белми дә – үзеннән-үзе сер итеп саклый. Сепараттан кайтып, ике-өч минут үтте дигәндә, СКАЧАТЬ