Пьесалар / Пьесы. Карим Тинчурин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Пьесалар / Пьесы - Карим Тинчурин страница 32

СКАЧАТЬ Килсен, килсен. Күзебез тимәсен, исебез китмәсен.

      Салих. Чү! Уйный…

      Бибинур. Мин бу көйне беренче тапкыр ишетәм.

      Гөлбану. Мин дә, мин дә. Бу – яңа көй, ахры.

      Бибинур. Яңа кешедә иске көй булмас инде.

      Салих. Халык хәйран булып тыңлап тора үзен. Түбән оч мөәзин бабай манарадан тыңлый-тыңлый картларны икендесез калдырган, ди. Егетләр, әйдәгез, киттек. Кызлар, киндерегезне тукмаклашырга, кочаклашырга, уйнашырга, җырлашырга, тамыр тартышырга килеп җитәрбез. Көтеп торыгыз.

      Җырлашып чыгалар.

      Гөлбану. Кит, кит, шәкерт димәсәң хәтере калыр.

      Оркестр «Алмата» көен уйный.

      Хор.

      Кыйгак, кыйгак, кыр казлары

      Килер, язлар җиткәндә,

      Бу кыз бала ник назлана,

      Кысып, суырып үпкәндә.

      Курай оркестр белән «Сибелә чәчәк» көен уйный.

      III күренеш

      Әүвәлгеләр, Мөршидә, Саҗидә.

      Мөршидә.

      Курай моңы моңлы икән,

      Курай моңы моңлы икән.

      Саҗидә.

      Йөрәккә хәсрәт сала икән,

      Йөрәккә хәсрәт сала икән.

      Чит илләрдән безгә яр килгән,

      Кавышырга насыйп яр микән?

      Гөлбану. Чү, чү, Мөршидә, моңланма.

      Бибинур. Әллә таныш көйме бу сиңа?

      Мөршидә. Ул туктады, ул туктады.

      Гөлбану. Йә кызлар, әйдәгез, ай батканчы тукмаклап калыйк!

      Оркестр «Әпипә» көен уйный. Хор.

      Кызлар.

      Тукмак, тукмак, ныграк сук –

      Киявемә киндерә,

      Тукмак, тукмак, ныграк сук –

      Киявемә киндерә,

      Йомшак киндер, ак сөлге

      Яшь киленне сөйдерә,

      Йомшак киндер, ак сөлге

      Яшь киленне сөйдерә.

      Салкын кышның ак кары

      Аклыгына көнләшә,

      Салкын кышның ак кары

      Аклыгына көнләшә.

      Аккошларның мамыгы

      Төсле киндерем йомшара,

      Аккошларның мамыгы

      Төсле киндерем йомшара.

      Гөлбану. Хәзрәт киленен, Казан кызын күргәнегез бармы, кызлар?

      Бибинур. Каян күрәсең аны, Казан кызы ич ул. Чапан астыннан башын да чыгармый, ди.

      Гөлбану. Чыгарыр әле. Менә безнең белән уракка йөри башласа, чапаны тиз очар.

      Бибинур. Хәзрәт килене нишләп уракка йөрсен?

      Гөлбану. Нигә йөрмәсен. Безнең авылда эшләмәгәнгә икмәк бирмиләр.

      Мөршидә. Бик матур, ди. Аяклары да бик матур, бик кәкре, ди.

      Гөлбану. Абау, чатанмыни?

      Мөршидә. Белмим. Шәмси әби әйтә, бик матур, бик кәкре, ди. Китап шулай куша, ди. Бүген үзен күрендерәләр бит. Безнең әнкәй дә шунда китте.

      Гөлбану. Алай, кәкре, диең?

      Мөршидә. Әйе, Казан кызлары арасында аякны кәкрәйтү купшылыктан санала, ди. Туры аяклы кызга кияү дә чыкмый икән, ди. Кияүләр кәкре аяклы кызларны әтәч тары чүпләгән шикелле чүпләп кенә торалар, ди. Туры аяклылары кияүсез, урамда СКАЧАТЬ