Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Пьесалар / Пьесы - Туфан Миннуллин страница 64

СКАЧАТЬ Үзеңнең урысың.

      Мортаза. Әйдә кер, пумушнигым булырсың.

      Көлешәләр. Василий төп янына сузылып ята. Мортаза каршына Ертык чикмәнле сугышчы килә.

      Ник килдең?

      Ертык чикмән. Оҗмахка керәсем килә.

      Мортаза. Син кем?

      Ертык чикмән. Чувашың.

      Мортаза. Әйдә, табак-савыт юарсың.

      Ертык чикмән. Юк, мин андыйга риза түгел.

      Мортаза. Нишләтим соң сине?

      Ертык чикмән. Бүтән эш тап.

      Мортаза. Әйдә, алайса, яңабаштан.

      Ертык чикмән (читкә китә дә Мортаза каршына әйләнеп килә). Оҗмахка керәсем килә.

      Мортаза. Син кем?

      Ертык чикмән. Чувашың.

      Мортаза. Әйдә, булырсың йөзбашым.

      Ертык чикмән. Амин. (Җиргә сузылып ята.)

      Мортаза каршына Кара сакаллы сугышчы килә.

      Мортаза. Син кем?

      Кара сакал. Керәшен.

      Мортаза. Бизәфчәкевә керәсең.

      Арадан берәү. Йа Хода!

      Мортаза янына Кызыл ыштанлы сугышчы килә.

      Мортаза. Ник килдең?

      Кызыл ыштан. Оҗмахка керәсем килә.

      Мортаза. Син кем?

      Кызыл ыштан. Чирмешең.

      Мортаза. Чирмешең… Чирмешем… Әйдә, сиңа рөхсәт бирмешем.

      Көлешәләр. Мортаза янына Мескен бүрекле килә.

      Мортаза. Ә син ник килдең?

      Мескен бүрек. Оҗмахка керәсем килә.

      Мортаза. Син кем?

      Мескен бүрек. Татарың.

      Мортаза. Кит! Ботыңнан тотып атарым.

      Көлешәләр.

      Арадан берәү (сикереп торып). Йа Хода! (Мортазага килеп ябыша.) Төш, явыз, төш, бинамаз! (Мортазаны төп башыннан сөйрәп төшерә.)

      Мортаза көлә-көлә чыгып йөгерә. Шулвакыт Кызыл ыштанлы сугышчы сикереп тора да биергә тотына. Бүтәннәр кычкырып аны хуплыйлар. Биюче арып туктый. Кулларын җәеп, чалкан ята. Халык көлешә.

      Василий. Әй син! Хәлсез алаша! Бик тиз арыдың.

      Кызыл ыштан. Ә син үзең биеп кара. Кеше биегәнгә сакал сыпырып тору җиңел ул!

      Василий. Биедем дигән була, карачкы. Син бит аягыңны җирдән бер карыш та күтәрмәдең.

      Кызыл ыштан. Безнең бию шундый.

      Мескен бүрек. Чирмешкә аягын күтәреп биергә ярамый.

      Василий. Нигә?

      Мескен бүрек. Аягын күтәргәнне Питырбурдагы патша күреп алса, беләсеңме ни була? Әле син чирмеш башың белән аягың күтәреп биеп йөрисеңме дип, иманын укыта аның патша.

      Кызыл ыштан. Дөрес түгел. Немка Катядан курыкмыйм мин. (Сикереп торып, әле бер аягын, әле икенче аягын күтәреп.) Менә берсе, менә икенчесе, менә икесе бергә.

      Василий. Дөрес! Курыкма, туган! Анасының җиде бабасының сигезенче әбисен ярык тигәнәгә салып аягын кытыклагыры. Ул курыксын. Безнең патшабыз Пётр Фёдорович булганда аяк күтәрергә куркып торыргамы?! Эх! (Биеп китә. Әллә ниләр кыландырып бии. Төркемгә якынлашып СКАЧАТЬ