Название: Сайланма әсәрләр / Избранное
Автор: Мажит Гафури
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Поэзия
isbn: 978-5-298-04227-7
isbn:
Закир абзый, Галимә апаның шулчаклы җәзалануын күргәч, чыдый алмый кызып китеп, шулай таба бара башлаган иде, аны берничә җегет тотып алдылар һәм үзен чак-чак бәргәләп ташламадылар.
Фәхри бабай, берничә кеше арага төшүгә карамастан, һаман Галимә апага таба тартыла, аны кыйнамакчы була иде, ләкин аны җибәрмәделәр.
Бу вакытта Галимә апаның ярсып җылавы, аның үзәкләргә үтә торган тавышы берничә минутка бөтен халыкны тын калдырды. Тик эчтәге зур вакыйганы күрергә теләп, тышкы яктан мәдрәсәнең тәрәзәләренә тыгылган чиксез башларның тәрәзәгә бәрелүләре генә ишетелеп тора иде. Чөнки шул аз гына вакыт эчендә бу хәбәр авылның бик күп халкы арасына таралып өлгергән, алар, төн йокыларын калдырып, авылда бик сирәк яки беренче мәртәбә булган бу мөһим һәм куркыныч эшнең асылын үз күзләре белән күреп [кайтырга килгәннәр], уйнашчылар хакында шәригатьнең хөкем һәм җәзасын белеп китәргә җыелган йөзләрчә күзләр эшнең соңы ничек булып бетәчәген көтәләр иде…
Фәхри бабайны бер як читкәрәк алып киттеләр. Ул, берничә кешенең каравылы астында торуына карамастан, үзен тоткан кешеләрнең кулларыннан ычкынып, сарык өстенә атылган бүре кебек, Галимә апага һөҗүм итеп, аны өзгәләп ташларга торган кебек тора иде.
Мәсьәләнең барган саен тирәнгә әйләнүе, барган саен куркыныч төс алуы йөрәкләрне тагын да ныклырак кактыра башлады. Бу авыр фаҗиганең, бу авыр күренешнең очына чыгу мәгәр хәзрәтнең генә кулыннан килә торган бер эш кебек булып, һәркем аның йөзенә карады.
Фәхри бабай һаман тыпырчына, һаман калтырана, үзе, соң дәрәҗәдә ачу белән ярсып, бер халыкка, бер Галимә апага карый иде.
Ниһаять, хәзрәт тагын сүзгә башлады һәм бик җитди рәвештә:
– Фәхри, син сабыр ит. Бу зур эш булса да, дөньяда булмый торган бер эш түгел, шуның өчен бу хакта шәригать хөкеме бар. Мондый эшне бик нык тикшерергә кирәк. Китапта «сабырлык – Алладан, ашыгу – шайтаннан», – дигәннән соң, шаһитларга карап: – Сез дөрес әйтегез, әгәр дә ялган сөйләсәгез, кязиб[106] өчен үзегезгә хәд лязим булып килә[107]. Сез дошманлык белән сөйләмисезме?.. Шәригать бик нечкә ул, мондый зур эшләрдә, ягъни гөнаһе кәбаирләрдә[108] бик тикшереп хөкем итәргә куша… – дип, бик озын сөйләп алып китте.
Хәзрәтнең шушы сүзләреннән соң теге гуаһларның берничәсе шиккә калган сымак булдылар. Калган берничәсе бу юлы:
– Хәзрәт, без күргәнне әйтәбез, без аларны өйләреннән алып чыгып, монда килмәдек инде. Бая әйткәнчә, келәт белән койма арасында бергә торалар иде… Шуны үз күзебез белән күрдек… – диделәр.
Шул вакытта хәлфәләр арасыннан берәү чыгып:
– Хәзрәт, без дарелхәребтә[109] торабыз, монда хәд фарыз түгел[110], – дип сөйләп алып китте. Аның сүзенә икенче хәлфәләр кушылып киттеләр. Күгәрчен Сәлим дә катнашып китте, ул башкалар сүзе өстенә гуаһларның бертөрле генә сөйләмәүләрен, бинаән галәйһи[111] кыз белән СКАЧАТЬ
106
107
108
109
110
111