Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 42

СКАЧАТЬ булуымны сизде булса кирәк, һичбер сорамый-нитми, мине чәй эчәргә чакырып, туйганчы ашатты. Миңа хәл кертте, мине сорашты. Шуннан соң һәр көн үзләреннән артып калган аш белән ярты кадак чамасы күмәч бирә башлады. Шулай итеп, мине авыр хәлдән коткарды.

      Бераздан соң тагын да самавыр куярга кереп, укуымны дәвам иттердем. Хәзер мин мәдрәсәнең бөтен тәртипләренә, андагы хәлләргә төшенеп беткән идем инде. Шуның өчен, килгән вакыттагы кебек, һәркемнән кагылудан, аларга ис китеп караудан чыктым.

      Апрель башларында укучылар таралып бетәргә якынлаштылар. Аларның бик күбесе казах арасына укытучы мулла булып таралдылар. Мулла булып китәргә ихтыяҗлары төшмәгән бай малайлары үзләренең илләренә – авылларына кайтып киттеләр.

      Мәдрәсәдә укулар тукталды. Без казах арасына да чыкмаган, илебезгә кайтуга да имкян[96] булмаган берничә шәкерт белән берничә сукыр суфи торып калдык. Хәзер безнең уку юк, ашарга да бик такыр. Иртән торгач, төрлебез төрле җиргә эш эзләп чыгабыз. Ләкин һичбер эш табып булмый. Тик берничә көн эзләнгәч кенә, өч иптәш бер тире җыючы байга көнлекләп эшләргә ялланып, меновныйга эшкә йөри башладык. Монда без чи тиреләрне киртәгә элеп киптергәндә киереп куяр өчен чөй очлый идек. Берәр чирек, ярты аршын чамасындагы чөйләрнең ике як башын очлар өчен, мең данәсенә егерме биш тиен түлиләр. Көндезге аш байлар өстендә. Без беренче көндә, бик тырышып эшләгәндә дә, дүрт-бишәр йөз чамасында чөй очлый идек. Бара торгач, бу эшкә бик өйрәнеп киттек. Иртәдән кичкә чаклы сигезәр йөз, хәтта меңәр данә чөй ясый башладык. Бу кәсеп безнең өчен бик шәп булып төште, һәр көн алган егерме-егерме бишәр тиен акчабыз ак күмәч ашаудан да артып кала башлады. Без тәмле тамакланып киттек. Ак калачка гына канәгать итми, хәлвә кебек әйберләр дә ала торган булып киттек. Ләкин безнең өчен бик файдалы булган бу кәсеп унбиш көннән соң тукталды. Тагын эш эзләргә кирәк. Кайберәүләр – мойкага йон юарга, кайберәүләр Яушевларның торф суктыра торган җирләренә киттеләр.

      Мин, кулыма шеш чыгу сәбәпле, бу иптәшләр белән эшкә китә алмый, мәдрәсәдә калдым. Көн озын, ашарга аз, иптәшләр юк. Шуның өчен бу көннәрне үткәрү авыр һәм күңелсез иде. Монда миннән башка Якуп карый дигән бер сукыр белән гомеренә шушы мәдрәсәдә яткан Нури карт дигән карт бар иде. Өченче кыш мәдрәсә ишегалдын тазартып, җәй көннәре хәзрәтнең вак-төяк эшләрен эшләүче бик тупас берәү мәдрәсәдә кунып йөри. Дүртенче – мин. Кыш көнендә һичбер мөнәсәбәте булмаган без шушы дүрт кеше дуслашып киттек. Безнең дуслашуны ныгыта торган нәрсә минем аларга хикәяләр укудан башланып китте. Мин боларга иң элек «Мең дә бер кичә» хикәяләрен укыдым. Бик күңелле булган, тыңлаган саен тыңласыны китерә торган бу хикәяләрне укыйм. Алар мине иртән чәй эчерәләр. Аш пешергән көнне көндезге ашны үзләре белән бергә ашаталар. Беренче, икенче томнарны өч төн эчендә укып чыктым. Инде «Мең дә бер кичә»нең ике генә томы калды. «Әгәр дә мин бу ике томны да укып чыксам, бу кешеләрнең миңа ихтыяҗлары калмый, шуннан соң алар мине ашатудан тукталачаклар…» СКАЧАТЬ



<p>96</p>

Имкян – мөмкинлек.