Название: Сайланма әсәрләр / Избранное
Автор: Мажит Гафури
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Поэзия
isbn: 978-5-298-04227-7
isbn:
Шуның өстенә монда кая карасаң, анда мөрит, суфилар тулган булып, бөтен эшләре намазга барып, тәсбих тартып кайтудан гыйбарәт иде. Монда тагын бик мәһабәт йөргән пишкадәм хәлфәләр дә күп. Боларга якын барып сүз кушу, мөнәсәбәт ясау вак шәкертләргә мөмкин түгел кебек күренә. Шуның өчен, мин боларга хөсне зан[84] белән карап, «болар бик галим кешеләрдер инде…» дигән фикерне башка утыртып куйдым, һәм моңарчы үзем укып йөргән мәктәп, мәдрәсәләргә караганда ишан хәзрәт мәдрәсәсенең артык һәм күп нәрсәләр укыла торган булуына бер дә шигем калмады. Шуның өчен көз көнендә тәкрар килү уе белән кире кайтып китәргә уйладым.
Өч көннән соң Минһаҗ мулла белән теге суфи эшләрен бетерделәр. Мин дә, ничек килдем, шулай аларның кучерларына утырып, кире юлга чыктым.
Эшнең болай булып чыгуы, укырга дип китеп тә кире кайту күңелгә начар тәэсир итсә дә, җәй көнендә берәр урында эшләп, бераз акча әзерләп килүне уйлап, күңелемне юата идем.
Биш көн эчендә Ак Көчек авылына кайтып та җиттек. Мин тагын да мәгълүм ил мулласының өенә төштем. Ләкин болар минем Троицкида тора алмавымны белгәч, күңелсезрәк каршы алдылар. Ничек тә шунда бер кич кунганнан соң, тагын юлга ялгызым чыгып киттем. Борынгы өйрәнгән юл буенча сәфәрне дәвам иттердем.
Берничә чакрымнар барганнан соң, хәл җыярга утырган идем, артымнан җәяүле ике кеше килеп җиттеләр. Боларның өс-башларына караганда, эш эзләп йөрүчеләр яки берәр заводта эшләп тә инде шуннан кайтып баручылар икәнлекләре күренеп тора иде. Шуның белән бергә боларның бик үткер күзле һәм сүзләрне киная беләнрәк сөйләүләрендә күңелгә курку төшмәслек тә түгел иде. Болар, бер дә әйтми-нитми, минем янга утырып, тәмәке ясап тартырга, шуннан соң гына минем белән сөйләшергә керештеләр.
Сүзне, әлбәттә, «Йә, егет, кайдан киләсең?»нән башладылар. Мин кая барып, каян кайтып килгәнемне сөйләдем. Сүз байтакка тартылды. Боларның, берничә заводта эш таба алмый, хәзер «Лапашты» заводына барулары мәгълүм булды һәм, юл бер якка карап киткәнгә күрә, бергә бармакчы булдык. Болар бик таза булып, шәп йөргәнгә күрә, боларга ияреп бару бик кыен булса да, ялгыз курка-курка баруга караганда, бердән, күңелле, икенчедән, куркынычсыз булганга күрә, болардан калышмаска тырыштым. Болар да, минем аруымны сизгән булсалар кирәк, бераз барган саен хәлемне сорыйлар һәм туктап тәмәке тарталар иде. Бара-бара болар белән килешеп киттек. Кичкә таба Кәртәле авылына барып җиттек. Ләкин авылда фатир табу бик мөшкел булды. Чөнки бу ике егетнең тышкы күренешләре һәркемне шикләндерерлек булганга күрәме, нәрсәгәдер фатир бирергә шөбһәләнәләр иде. Ниһаять, боларның берсе бик шәп һәм урынлы итеп сүгенде: «Безгә кайда да бер кояш, әйдә шунда агач СКАЧАТЬ
84