Название: Сайланма әсәрләр / Избранное
Автор: Мажит Гафури
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Поэзия
isbn: 978-5-298-04227-7
isbn:
Шәкертләр ята башладылар. Мин дә, утырган урынымда чишенеп, баш астына бүрегемне салып, өстемә җиләнемне ябынып, как идәнгә ятып, тирән уйга баттым… Бик озак ятканнан соң гына йокыга киткәнмен…
Иртә белән башка шәкертләрдән иртәрәк уяндым да, тиз генә киенеп, чабаталарны карарга чыктым. Алар үзем куйган урында тыныч кына торалар иде әле. Күп уйлап тормый, капчыкны чишеп, туйганчы икмәк ашадым да үзем утырып килгән теге күрше авыл кешесен эзләп чыгып киттем. Уфага килүем муаффәккыятьле[65] чыкмады, бу җир мин үсә торган җир булып күренмәде.
Минем бәхеткә каршы, теге кеше китмәгән икән әле. Мин аңа үземне кире Кыешкыга (Уфадан егерме чакрымда) кайтырга теләвемне, монда акчасыз торуның мөмкин түгеллеген сөйләп, үземне Кыешкыга чаклы бергә алып кайтуын үтендем. Яхшы кеше икән, берсүзсез утыртып алып кайтырга вәгъдә бирде һәм, атларны карап торырга кушып, үзе базарга чыгып китте.
Кесәмдәге ун тиен акча төгәл көенчә тора иде әле. Шәһәргә килгәч, берәр тәмле нәрсә алып ашамый китүне күңел күтәрә алмады. Урам кибетенә барып кердем. Төрле ашамлыклар күзне кызыктырып, тамак төбен кытыклап торалар иде. Күп уйлап тормый, ике тиенлек чия, өч тиенлек калач алып кердем дә арба өстенә кырын ятып ашап алдым. Күңел ачылып китте.
Озак тормый, теге кеше дә кайтты. Ул тагын чәй һәм ак калач белән сыйлап җибәрде.
Чәйдән соң, атларны җигеп, Уфадан чыгып киттек. Өч-дүрт сәгать эчендә Кыешкы авылына барып та кердек. Кыешкы авылы Уфа һәм безнең тирәдә үзенең данлыклы мәдрәсәләре, Кышкар мәдрәсәсенең Уфа вилаятендәге бер шәгъбәсе[66] кебек, мантыйк һәм гыйльмекәлам[67] фәннәрен шәп укытуы белән мәшһүр. Монда укып чыгып мулла булган кешеләрне йөзәрләп саныйлар. Шулар җөмләсеннән минем борынгы укытучым Хатыйп хәзрәт тә шушы Кыешкы мәдрәсәсендә укып, зур «галим» булып чыккан. Әлхасыйль, минем монда килүем бик үк урынсыз эш түгел.
Зур гына мәйдан тирәсенә дүрт-биш агач мәдрәсә салынган. Кыш көннәрендә боларның һәрберсендә шәкертләр шыгрым тулы булалар. Мәчет турысына җиткәч, мин теге кешенең арбасыннан төшеп калдым. Мәдрәсәнең мөдәррисе булган Мирсәяф хәзрәт ахшам намазында икәнен белеп, аның намаздан чыкканын көтәр өчен, мәчет алдындагы бүрәнәләр өстенә утырдым.
Иң элек – шәкертләр, аннан соң хәлфәләр чыгып, мәдрәсәгә юнәлделәр. Алар чыгып, берәр ун минут торгач, Мирсәяф хәзрәт чыкты. Мин аны үзебезнең авылга кунакка барган вакытында күргән идем. Шуның белән бергә, аның әтиемне белгәнен дә белә идем. Мин дә бик тиктәс кешенең баласы түгел, үзем дә бераз укыган шәкерт дигән уй белән, хәзрәткә каршы барып, тәгъзим кылып[68] сәлам бирдем.
Ул, тукталып, кайдан килгәнемне, кем улы икәнемне сорашканнан соң, мәдрәсәгә барырга кушты. Шуннан үтеп баручы бер шәкертне чакырып, үзебезнең авылдашлар янына алып барырга әмер итте. Мәдрәсә һәм андагы шәкертләрнең бик күбесе миңа бик мәһабәт булып күренделәр.
Авылдашлар, СКАЧАТЬ
65
66
67
68