Батырша. Замит Рахимов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 23

Название: Батырша

Автор: Замит Рахимов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр: Литература 20 века

Серия:

isbn: 978-5-298-04233-8

isbn:

СКАЧАТЬ кисмәгән, әткәй.

      – Анысын гына кисәрбез, кызым. – Габделрахман килгән уңаеннан ут өстендәге чиләкне алды, табын янына узды. – Ягез, утырышыгыз, ризык җыйыйк!

      Төенчекне чишеп, ике касә, бер бәләкәй чүлмәк алды, аларны тастымал белән сөрткәләде дә савытларга мәтрүшкә чәе ясады мулла. Аннары пешкән йомырка, бәләкәй ләңкәч белән май, уч-уч шишара чыгарды, күпереп пешкән арыш ипие кисәргә тотынды.

      – Үзең дә утыр, кызым, – диде ул читтәрәк торган Тутыяга.

      – Әйем. Мин… сез киткәч…

      – Ярый соң. Барыбер печән чиерәк, күбәгә җыярлык түгелдер әле. Алай да пакусларны әйләндерерсең, кызым.

      Мулла, касәсен учына утыртып, аны бармакларын җәеп тотты да йотлыгып эчә башлады. Аннан, савытын ашъяулыкка куеп, ипи телеменә үрелде.

      – Әх, чәе дә булса, – дип, касәсен янә кулына алды Габделрахман, аңа бер уч җиләк салды.

      – Анысын бидгать[8] диләр бит, хәзрәт. – Абдулла да касәсенә үрелде, йотымлап кына эчәргә кереште.

      – Ахмаклар сүзе, кем, Баһадиршаһ. Бөтен Шәрык кырылып чәй эчкәндә, нишләп әле ул безнең татарга гына бидгать булсын ди? Юк, диген, юк! Менәтерәк падишаһ хәзрәтләре Оренбур каласын шәпләп кенә салып бетерсә, Бохара, Чин вә Һинд мәмләкәтләре белән сәүдәне җайга салса, без дә аны әйрән урынына эчәрбез әле, боерган булса…

      Сүздән сүз чыга дигәндәй, әңгәмә үзеннән-үзе Чин вә Һинд мәмләкәтләренә, Шәрык илләренә күчеп китте. Абдулла моны чираттагы дәресе итеп кабул итте һәм остазын һич бүлдерми тыңлады. Тутыя исә аларга сиздерми генә юкка чыкты: кече аландагы пакусларны әйләндерергә ашыктымы, якын-тирәдә җиләк эзләнүеме…

      Тамакларны туйдырып, озак итеп дога кылганнан соң, Габделрахман, инде тәмам кыскарырга өлгергән күләгәгә чи печән түшәп, бераз черем итеп аласы итте. Абдулла эше юктан арба янына килде, тәртәләрне бер-беренә таба тартып, тәҗеләрнең тигезлеген тикшерде. Сул як тәҗе озынрак сыман тоелды аңа. Аны күчәр башыннан ычкындырды да арканны бөтереп кыскартты, янә урынына элде.

      Эш белән мавыгып сизмәгән дә. Көннең кызуы чамасыз, чалгы пәке белән кырылган баш түбәсе кызып эрер чиккә җиткән ләбаса. Егет эшләпәсен эзләп китте. Учактан бер тарафта, тузгыган пакус өстендә яткан тула эшләпәсен күтәреп алыйм дисә, аның астында тәлгәшләп җыелган кып-кызыл җиләк учмасы күреп телсез калды. Кинәт үзенең дә янып пешкән җиләк сыман кызарганын тойды, әллә нишләп китте. Менә-менә йөрәге атылып чыгар да печән арасына тәгәрәп төшәр сыман. Шашып-шашынып кычкырасы, янәшәдәге тал-тирәкләрне йолкып, күккә чөясе килде Абдулланың, беләкләрендә таулар ишәрдәй егәр артканын тойды. Шатлыгыннан иләсләнеп калган егет, эшләпәсен дә онытып, аланлыкка торып йөгерде, остазын көтеп-нитеп тормастан, киерелеп-киерелеп печән чабарга тотынды…

      Нидер дөбердәгәндәй булды. Абдулла башын күтәреп офыкка, аннан күк йөзенә бакты, һава чалт аяз иде. Дөбердәү исә кабатланыпмы-кабатлана. Егет аның Зәй аръягындагы олы юлдан килгән арба тавышлары икәнен абайлап алды һәм ачынып уйлап СКАЧАТЬ



<p>8</p>

Бидгать – элеккесенә каршы килә торган яңа бер эш, яңа гадәт.