Название: Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
Автор: Гаяз Исхаки
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04299-7
isbn:
Бу китапта минем милләткә карашым ничек икәнлеге тәмам күрендеге кеби, китмешемезне үзгәртсәк, минем бу өметсезлегем урынына «өмет» тууы да мөмкин икәнлеге ачык белдертелгәндер. Китабым бик ачы тел берлән язылмыштыр. Аерым алганда, халкымыз карашында иң изге саналган «голяма»[2] сыйныфына бик каты тукынылмыштыр. Монысы хакында бертөрле аклану-фәлән язмакчы булып, бу кереш сүземне караларга башласам да, үз карашымда иң зарарлы, үсешкә, алга китешкә киртә булулары ачык булган шул сыйныфтан түбәнчелек белән үтенүгә, бердән, вөҗданым разый булмадыгы кеби, икенчедән, каләмем буйсынмады. Фәкать бу очракта укучыларыма гына бер сүз әйтәсем бардыр.
Минем «голяма» сыйныфына каты-каты һөҗүмнәрем аларга үземне күрсәтү өчен дошманлыгым-фәләнлегемнән түгелдер. Бәлки, милләтнең үсешенә киртәләрне эзләгәндә, кайсы яктан караганда да, шул «голяма» сыйныфының иң алда кылычын тотып наданлыкны саклавын күрдекемнән, һичшиксез, аларның булулары зарарлы идеке фикере күңелемдә бик нык урнаштыгыннан, үзем белгән нәрсәне шундый милләтнең алга китүе, үсеше кебек изге эшләрдә сакларга, бердән, үзем буйсынган ислам дине киртә булдыгыннан, икенчедән, начарны – яхшы, каракны – тугры, зарарлыны зарарсыз итеп күрсәтергә вөҗданым риза булмадыгыннан һич олылаусыз-нисез, бары кадәре һәммәсен күрсәттем. Кайбер кешеләр, бигрәк «голяма» тарафдарлары, минем бу сүзләремне, минем аларны белмәвемә, аларның һәркөнне кылып тора торган яхшылыкларын күрмәвемә юрау ихтималлары бардыр. Ләкин бу хатадыр. Һәм бик зур хатадыр. Үземезнең өй тарихымыз теркәлә башлаганнан бирле, атам-анам тарафы мулла була килмеш улдыгы кебек, үзем дә шундый «голяма» кайный торган «казан» да укыдыгымнан, башка тормышымда да алар берлә катышуым бик күп булганга, алар хакында минем язган сүзләрем бик белеп, бик озын тәҗрибәләрдән соң язылганга, хата булу ихтималы бик ерактыр. Мин һәр эштә «голяма» ның алга китешкә киртә икәнен күргәч, милләтне тәрәккый[3] иттерәсемез килсә, аны башка милләтләр арасына кертәсемез килсә, аңа киртә булган «голяма» сыйныфының сүзенә илтифат кылмаска, үземезнең ыштан алудан башлап кыз бирү, угыл өйләндерү, самавыр төзәттерү эшләремезгә кадәр катышуларын бетерергә тиешлегенә һәм аларның сыйныфларына бер артыклык (привилегия) бирмәенчә, кешесенә күрә генә эш йөртеп, халкыбызның алар хакында урнашкан фикерен үзгәртү кирәкле уена йиттем.
Минемчә, хәзер тәрәккый өчен иң кирәкле эш – үземезне шул голяманың тәхет коллыгыннан коткарып, һәр хәрәкәтемездә хөр булмактыр. Шуннан соң безнең эшләремез рәткә китсә китәр. Әмма ул «голяма» ның кәкре-бөкре фикере берлән һәм голяманың ул кадәр мин-минлеге берлән еракка китә алмавымыз һәммә кешегә мәгълүм бер эштер. Испания кебек дөньяның иң бай, мәдәнияткә иң сәләтле кыйтгасының бу көнге дәрәҗәдә калуына, Бохара кебек шулкадәр төзек бер мәмләкәтнең иң түбән, иң начар дәрәҗәдә булуына «голяма» ның кәкре-бөкре, черек фикерләрен үзләренә юл күрсәтүче итеп тануларыннан башка бер сәбәп юктыр.
Һәр диндә, һәр халыкта «дин голяма» сы исемендәге халыкның манигы тәрәккый[4] икәнлеге исбат ителгән бер хакыйкать булгач, безнең голямамыз гына ул гомуми кагыйдәдән чыкмаячаклардыр. Шуның өчен без хәзер аларның сүзләренә илтифат кылмаенча хәрәкәт итик. Без аларны, приговор биреп, үлегемезне күмәр, туганымызга исем кушар өчен билгеләгәнмез. Һәм аларга шуннан үтәрлек бер хак бирергә хакымыз да юктыр. Бирсәк тә, үземезгә аннан зарардан башка нәрсә булмаячактыр.
Манигы тәрәккыйның икенчесе – мәдрәсәләремезнең, мәктәпләремезнең юклыгы һәм дә барларында укыла торган гыйлемнәрнең эшкә яраксыз бер чепухалар булуы вә мәдрәсә-мәктәп эшләренә әһәмият бирмәвемездер. Моның да сәбәбе баягы голямаларга ышануымыздан һәм дә, аларның шул эшне эшләргә сәләтле түгеллеген белә торып, шулкадәр мөкатдәс эшләрне аларга тапшыруымыздандыр. «Тәрбия ни? Уку ни? Укыту ни?» икәнлеген белмәгән кешеләргә шул эшне тапшыру – һәм көлке, һәм кайгылыдыр. Бу мәсьәләне уйлаганда, һәрвакыт минем хәтеремә русларның иң бөек мөхәррирләреннән, иң зур психологларыннан Тургеневның «Все это было бы смешно, когда не было бы грустно» дигән сүзе исемә төшә дә, бу эш хакында шуннан да мәгънәле сүз әйтергә таба алмаенча, телемдә шул шигырьчекне әвәләндерергә тотынам. Мин бу мәсьәлә хакында еглыйм да, көләм дә. Ләкин һичберсеннән файда чыкмадыгы СКАЧАТЬ
2
3
4