Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…. Радиф Сагди
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились… - Радиф Сагди страница

СКАЧАТЬ күп укырга кирәк, аннары яхшы итеп гармунда уйнарга өйрән! Шуннан соң инде көч ягын кайгыртырга да була», – дия торган иде. Нишләп белем һәм гармунны өстенрәк куядыр инде ул?! Минем бит көчле булып, Сабан туенда барысын да аркаларына саласым, авылдашларымның: «Ай-яй, малай, бу Хәнифтә көч-гайрәт икән!» – дип, тел шартлатканнарын ишетәсем килә. Гармунда уйнарга өйрән дә яхшы укы, имеш! Бәлкем, барлык ир туганнары сыздырып гармун уйнаганга, аның мине дә шулар кебек итеп күрәсе килгәндер?

      Бабам үзе дә тальянда сайрата алмады… Улы – минем яраткан Мәүлетдин абыемда да юк бу сәләт. Дөрес, бер апабыз шыгыр-мыгыр китерә шунда. Бию көенә охшаган авазлар да чыккан кебек үзеннән. Кыскасы, безнең өйдә сыздырып уйнап җибәрүче юк. Туй-бәйрәм булды исә, бабайның берәр ир туганы уйный табында.

      Бабайның моңа бик тә эче поша. Бөтен өмете миндә хәзер.

      – Улым! Шәп итеп гармунда уйнарга, җырларга өйрәнсәңме! Иң матур, иң уңган кызлар яратачак үзеңне, – ди ул. – Менә мин уйнарга өйрәнә алмадым. Ходай Тәгалә җырлау дигәнне дә кызганган. Бәлкем, герман сугышыннан бармакларым исән кайтса, берәр нәрсә килеп тә чыгар иде… Юк шул, юк!

      Минем бабайны жәлләүдән йөрәгем кысылып куя, шундук уң кулына күзем төшә. Ядрә эләккән бармаклары берсе өстенә берсе өелеп, укмашып каткан. Вакытында тиешле ярдәм дә күрсәтә алмаганнардыр инде… Ул сүзен дәвам итә:

      – Улым, тиздән мәктәпкә барасың, Алла боерса! Тырышып укысаң, гармунда уйнарга өйрәнсәң, мин сиңа баянның иң яхшысын алып бирермен, – ди.

      Җырлауга килгәндә, ни бабайдан, ни Мәүлетдин абыйдан анысы да юк, малай! Ә без күрше малае Рөстәм белән «Бер кыз бала…»ны сибәбез генә. Бушка түгел, әлбәттә. Берәрсе кәнфит-мазар бирсә генә.

      Ак сакаллы бабам, җырлый белмәсә дә, елга бер-ике тапкыр концерт куеп ала иде. Шикәр-кәнфиткә дә түгел, гел бушка булыр иде монысы. Аның урыс авылларында сугышта бергә йөргән дуслары күп иде. Үткәндә-барганда, алар безгә сугылып, хәл-әхвәл белешеп киткәли. Кайсы вакытта, йомышлары төшеп: «Кунаклар кайтты, Зайни», – дип, ит алырга да киләләр. Минем бабай дусларына сарык чалып бирә. Алыш-бирешен ничек ясаганнардыр, төгәл генә әйтә алмыйм. Шулай да безнең өстәлдән кыш буена тозлы кәбестә, кыяр, помидор өзелми иде.

      Кайчакта бабай үзе дә фронтовик дуслары янына китеп, бер-ике көн югалып тора. Урыс «туганнар» да ярата иде үзен. «Зайни, друг», – дип кенә йөртәләр.

      Бабай, гадәттә, Красна Глинка йә Тәмте авылларына бара. Кире кайтканда, дуслары аны бәрәңге бакчасы башына хәтле озата килә. Аннары, татарларның сүз әйтүеннән шикләнеп: «Ладно, Зайни брат, увидимся ещё, а то нам неудобно уж», – дип, атларын кире борып, тизрәк таю ягын карый.

      Менә шунда башлана инде, малай, чын Сабан туе! Көй дисәң, көй түгел, җыр дисәң, сүз боткасы. «Алмагачлары» да бар монда, «Баламишкин» да юк түгел. Күрше авылга сугылу галәмәтедер инде, «Их, син, Мәрүчкә, син кайларда йөрисең» дә калмый, малай. Хәзер булсамы? Хәзер булса уйлап та бирмәс идем. И-и, ул чактагы оялуларым! Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын, туганкайлар. Мондый чакта картлачны тыям димә инде. Әйткәннең гел киресен эшли.

      – Бабай, кеше күрә бит! Әйдә инде, тавышланмыйча гына кайтып ят келәткә! Күршеләрдән оят, – дип тә карыйм. Уйлап та бирми.

      – Күрсеннәр! Ул кадәр кеше көлдерерлек мин нәрсә эшләгән? Колхозларына кермәгәч, җыр җырларга да ярамыймы хәзер миңа? – дип тузына.

      – Әйдә, бабай, кайтыйк инде! Көйләвен дә әйбәт көйлисең, өйгә кайткач җырларсың, – дип, кулыннан өстерим. Бабай исә: «Их, син, Мәрүчкә, күрше авылда калдың бит», – дип, тагын әллә ниләр өстәп, тамак төбе белән улавын белә. Картын җырлаудан тыя алмавымны, абзар артыннан, ни чарадан бичара булып, тәтәм күзәтеп тора, үзе бертуктаусыз: «Бөтен авыл алдында оятка калдырдың инде, карт җүләр! Бетердең инде, бетердең, – дип такмаклый. Бүтән чара калмаганын аңлагач: – Хәзер Габдулла мулланы алып төшәм, оятсыз, җирбит», – ди. Иң гаҗәбе шул, малай: бабай шып итә дә туктап кала. Минем хәзер дә бу хәлгә исем китә. Авыл үз муллаларын әнә ничек олылаган, хөрмәт иткән! Милиция чакыртам, дими бит. Алай дисә, бабай бөтенләй туарылып китәр иде. Чөнки погонлы әфәнделәрнең миллионнарны юк иткән Сталин режимын гына саклаучы куркыныч затлар булып кешеләр аңына сеңеп калган чор бу. Хәзер дә әллә ни үзгәреш юк бугай! Түрәләрне халыктан саклау – төп вазифалары. Шуңа күрә абруйлары да юк! Бер уйласаң… бу мәнсез түрәләрне халык үзе тудырган бит…

      Бабамны печән, дару үләннәре, каен себеркесе, әрем исләре аңкып торган келәттәге караватка кертеп яткырам. Бераздан ул эреп йокыга тала.

      Монда бабай белән мин үзем дә йокларга яратам. Кышкы салкыннар җиткәнче, биредә йокы симертәбез. Һава да яхшы, йокы да тирән… Суык та тими нишләптер. Астыбыздагы матрас белән мендәргә дә үлән тутырылган.

* * *

      Мин, дәү әтием янына утырган килеш, келәт эчен күзәтәм. Диварына нинди генә эш кораллары эленмәгән. Икмәк саклый торган ике зур лар да тора. Бер читтә – он өчен биек дүрт кисмәк. Кайсы терлеккә болгатып бирергә, кайсы үзебезгә коймак-кабартма СКАЧАТЬ