Без дә малайлар идек…. Амирзян Муталлапов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без дә малайлар идек… - Амирзян Муталлапов страница

СКАЧАТЬ рына тиклем колхоз эшенә тартылды. Сентябрь аен хезмәттә үткәрә идек.

      Ачлык хөкем сөрде. Ачлыктан шешенү, хәтта үлү очраклары да күп булды. Язга чыккач, юа, кычыткан, кузгалак, балтырган ише үләннәр кешеләрнең төп туену ризыгы булып хезмәт итте.

      Тормыш үзгә иде, авыр иде, тик балачак хәзергедәй уртак булды: сөйдек тә, сөйдердек тә, уйнадык та, низаглашып та алдык. Исәя төшкәч, төрле хыяллар белән яши башладык – киләчәккә планнар кордык, алдагы елларга матур өметләр багладык.

      Әлеге әсәрләрдә сез безнең буын малайларының яшәү рәвеше һәм кылган гамәлләре белән күпмедер дәрәҗәдә танышырсыз, дип уйлыйм.

      Повестьлар

      БЕЗ ДӘ МАЛАЙЛАР ИДЕК…

Ике дус

      Зың… Зың… Зың… Мәдинә түти, сабан төрәне тактасына сугып, кырда эшләүчеләргә вакытны хәбәр итә: бер, ике, өч…

      – Хәниф, ничәне сукты?

      – Сигезне.

      Алар ярым ачык тәрәзә аша сөйләшәләр. Хәнифнең кереп килеше. Ул тәрәзә янына туктады да:

      – Чыгасыңмы? – дип сорады.

      – Хәзер, – дип җавап кайтарды Әхтәм, эчтә нәрсәнедер дөбер-шатыр китереп. Кечкенә чуен чүлмәк кулыннан төшеп киткән икән.

      – Нәмә кырасың? – дип кызыксынды Хәниф.

      – Чүлмәк төште.

      – Ватылмадымы?

      – Юк.

      Ярый әле эчендәге бодай боткасы түгелмәде. Кичә әнкәсе бер кесә бодай алып кайткан иде. Әхтәм аны кич буена ярма ташыннан чыгарды. Ә иртән әнкәсе ботка пешереп киткән. Искиткеч тәмле. Бер стакан сөт белән ярты чүлмәк ботканы җәһәт кенә суктырды Әхтәм. Калганы – сеңлесенә.

      Әнкәләре уракта. Иртүк китә. Әхтәм ишекне эчтән бикләп кала да туйганчы йоклый. Торгач ашый. Шул ашау белән кичкә кадәр йөри. Ярый бүген ботка эләкте. Урак башланганчы, алабута өйрәсе белән ялманырга туры килә иде.

      Бүген борчак басуына җыеналар алар. Куырып ашарлык борчак алып кайтып булмасмы дип кичтән үк тәгаенләп куйдылар. Алар басуга юнәлделәр.

      – Тучны сигезне суккан иеме? – дип кабат кызыксынды Әхтәм.

      – Тучны. Миңа ышанмыйсыңмыни?

      – Унөч, ундүрт түгелме, дим…

      Сабый тавышы белән икесе дә кеткелдәп көлеп алдылар. Көлүләре сәбәпсез түгел иде.

      …Каланча авыл башындагы иң биек урында. Түбәсендәге кечкенә өйчеккә бормалы баскыч белән менәсе. Түбә астына төрән тактасы асылынган. Чак кына чиртсәң дә, чыңлаган тавыш әллә кайларга тарала. Ерак басуга ишетелсен өчен аңа арба кендеге белән сугалар. Чаң ике вазифаны үти. Янгын чыкса, озак итеп еш-еш сугып, халыкны аякка бастыралар. Кизү торучы Мәдинә түти, каравыл өендәге тукмаклы сәгатьтән вакытны карап, сәгать саен каланчага күтәрелеп, чаң суга. Сигезне суга икән, сәгать сигез дигән сүз. Уникене сукса – унике…

      Әхтәм белән Хәниф әйткәнчә, «тучны»лыгына иман китереп булмый. Каравыл өеннән каланчага чаклы килгәнче, бормалы баскычтан менгәндә өч-дүрт мәртәбә туктап тын алуны исәпләгәндә Мәдинә түтинең юлга байтак вакыты сарыф ителә. Авыл халкы моны белә һәм Мәдинә түтинең хәленә керә. Шуңа күрә алга-артка биш минутны исәпкә алмыйлар.

      Кайчагында Мәдинә түтинең ялгышып китүе яманрак. Узган елның җәендә унбер урынына уникене сукты. Үз хатасын шундук сизенеп, тагын берне бәрде. Янәсе, артыгын кайтарып ала. Быел яз көне тугыз урынына тугызны суккан да: «Беренчесе бик әҗәми булды, ишетмәгәннәрдер», – дип, тагын берне өстәгән.

      Карт кешедән нәрсә көтәсең? Мәдинә түтидә хәзер кайчандыр тагылган «Пырдым» кушаматының исеме генә калган, җитезлек күптән ташлаган аны. Шулай да булышалар әле аның белән. Кайтарып алу, кайтарып бирү турында сүз кузгалса: «Әнә Мәдинә түтигә бар, ал, кайтарып бирер», – дип шаярталар.

      Ике дус, Әхтәм белән Хәниф, «кайтарып алу» вакыйгасын беләләр һәм көлешүләре дә юкка гына түгел.

Әсирләр

      Караңгы төшәр алдыннан басудан кайтып кергән Сәкинә аптырап калды: улы да, кызы да өйдә юклар. Кызы, бәлки, әбиләреннән кайтмагандыр, ә Әхтәме кайда соң? Аның югалып тору гадәте юк иде бит. Өй-ихата күптәннән ялгыз торганга охшый. Көтүдән кайткан сыер капканы үзе төртеп кергән. Артыннан капка ачык калган, ишегалдына чит сарыклар кергән.

      Сәкинә сыерны ашык-пошык сауды да Хәнифләргә китте. Әхтәм бары шуларда гына булырга мөмкин дип санады. Тик Хәниф тә югалган булып чыкты. Әле генә эштән кайткан өлкән малай Гамир тавыш-тынсыз шыбырдама чөмерә, әнисе Сабира казан янында бөтерелә. Үзе нидер сөйләнә.

      – Синеке дә юкмы? – диде ул ишектә Сәкинәне күрү белән.

      – Юк шул, малайкаем!..

      – Тиз-тиз кабыштыр да йөгереп кенә сораштырып кайт. Урманга китеп адашмагайлары, – СКАЧАТЬ