Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке). Антология
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология страница

СКАЧАТЬ барлыкка килә. XXI гасыр башында татар әдәбиятына шаулап килеп кергән «яңа дулкын» шуның тагын бер дәлиле булды. Бу яңа буын, нигездә, ике тамырдан ризыкланып үсте: беренчесе аның Казан дәүләт университеты каршында 2000–2010 елларда гаять активлашып киткән «Әллүки» әдәби берләшмәсе һәм татар студентларының «Тәрәзә» газетасы булса (оештыручысы – Ленар Шәех, әдәби кураторы – Галимҗан Гыйльманов), икенчесе 2010 елларда талантлы һәм яшь әдәбият-сәнгать әһелләрен үз тирәсенә туплаган «Калеб» клубы иде (җитәкчесе – Гүзәл Сәгыйтова). Шулай ук «Иделем акчарлагы», «Шигъри Сабантуй», «Илһам», «Глаголица» әдәби бәйгеләре «ачкан» талантлар да, үз сукмакларын табып, олы әдәбиятка килеп керделәр.

      Моңа кадәр дә яшь иҗатчыларны барлау омтылышлары булды. Бигрәк тә «Әллүки» (2007, 2014) һәм «Ак юл» (2012) җыентыклары игътибарга лаек. Укучыга тәкъдим ителә торган җыентык та – шундый омтылышларның берсе. Аның да төп максаты – бүгенге көндә әдәби процесста актив катнашкан, татар әдәбиятында үз исемен, стилен, язмышын булдырырга омтылган яңа буын иҗатчыларны барлау, туплау һәм аларның иҗатын авторлар үзләре тәкъдим иткән кимәлдә, стильдә, фикерләү рәвешендә, ягъни ничек бар шулай укучыга тәкъдим итү.

      Исеменнән үк аңлашылганча («Яңа гасыр тавышы»), бу басма – билгеле бер дәрәҗәдә дәгъва-китап. Меңьеллык тарихы һәм дөнья әдәбиятында саллы гына абруе булган милли әдәбиятыбызга Яңа Гасырда үз өлешен кертергә, анда үз урынын булдырырга дәгъва иткән каләм әһелләре чыгыш ясый бу җыентыкта. Авторлар арасында, шактый каләм ныгытып, берничә китап чыгарган яисә драма әсәрләре белән сәхнә яулаган, Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителеп, әдәбиятта үз исемнәрен һәм урыннарын булдырган шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар да, бүген аякка басып килүче, ләкин әдәби амбицияләре белән өлкәнрәкләрдән һич ким булмаган талантлы яшьләр дә бар.

      Тавышның төсмерләре күп булган кебек, яңа буын иҗатчыларның авазы да төсмерләргә бай, өслүп ягыннан да, мәүзуг ягыннан да гаять күптөрле. Алар арасында Г. Тукай – Х. Туфан – М. Җәлил – С. Хәким – И. Юзеев традицияләрен дәвам итүчеләр дә, Ш. Бабич – Һ. Такташ – Ә. Давыдов – Р. Әхмәтҗанов – Р. Фәй- зуллин – М.Әгъләмов – Зөлфәт билгеләгән юлны сайлаучылар да, шулай ук өр-яңа шигъри стиль, поэтика, шагыйранә фикерләү алымнары тудырырга омтылучы авторлар да бар. Традицион гарузга, силлабикага, силлаботоникага корылган шигърият һәм җыр поэтикасына нигезләнгән лирика белән янәшә «ирекле шигырь», «ак шигырь» күнекмәләре, көчле символ-метафораларга корылган символизм шигърияте, модернизм, постмодернизм шаукымы белән өртелгән поэзия дә очрый бу җыентыкта. Прозада, драматургиядә исә әдәби традицияләр үзенчәлеклерәк чагылыш тапкан. Бу әдәби төрләр тормыш-яшәеш белән ныграк бәйләнгән, шуңа күрә дә аларда жанр, стиль, поэтика өлкәсендәге үсеш-үзгәрешләр индивидуаль төс алган, авторларның шәхси үзенчәлекләре дә ачыграк тоемлана. Ләкин төрле традицияләргә, юнәлешләргә, әдәби төрләргә, жанрларга караган каләм әһелләренең барысын да бер сыйфат берләштерә: алар иркен сулыш белән иҗат итәләр, дөньяга хөр караш белән карыйлар; алар үз хисләрен тыймый, бер кысага куып кертми, фикерләрен дә төгәл әйтә, элеккеге тапталган образлардан качарга тырыша, яңа мотивлар, образлар, сурәтләр, детальләр уйлап таба. Кайчакта бу яңа әдәбият укучыны шок хәленә куя, шул ук вакытта тирән уйларга да сала, ә кайчакта… яшь аралаш көләргә мәҗбүр итә.

      Бүгенге яңа гасыр әдәбиятының үзенчәлеге дә шунда: үтә дә шәхси, хәтта күңелләрне иләсләндереп, бераз ачуны китереп, үртәп торган интим әдәбият белән янәшә, аңа берегеп диярлек, бер үк каләм очында Ватаны, халкы, милләте өчен көеп, «җан атып» яшәргә омтылган, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомерен багышларга әзер булган татар улының, татар кызының язмышы бөреләнә… Бу әдәби язмыш ияләре, милли мираска, рухи традицияләргә тугрылык саклаган хәлдә, аерым тарихи, рухи, милли кысаларда гына бикләнеп калмыйча, дөньякүләм рухи казанышларга кыю мөрәҗәгать итәләр, ул казанышларны милли фәлсәфәгә, фикергә, поэтикага, образ-символларга якынайтырга омтылалар, үзләренең оешып кына килгән иҗат лабораторияләрендә кат-кат сыныйлар, кыю экспериментлар үткәрәләр, шул рәвешле, үзләре генә белгән, инанган хакыйкатьне табарга тырышалар. Аларның хаклылыгын (яисә хаксызлыгын) киләчәктә Вакыт Галиҗәнаплары һәм Мөхтәрәм Укучы хәл итеп бетерер, ә бүген исә әдәбиятыбызның киләчәге, язмышы өчен җанлы әңгәмә, бәхәс, көрәш бара. Укучыга тәкъдим ителә торган җыентык – шуның бер күренеше һәм дәлиле.

      Әйе, бу җыентык дәгъва гына түгел; ул – иң элек язмышлар китабы. Шуңа күрә дә, аны укучыга тәкъдим иткәндә, зур җаваплылык хисләре кичерәм. Китапны кулга алганда, җыентыкка кергән һәр автор үзе дә җаваплылык тойгысы кичерер, дип уйлыйм. Укучы да аны ерак шүрлеккә алып куймас, өстәленең бер читендә тотар. Вакытлы матбугаттамы, китаплардамы, әдәби чаралардамы – әлеге җыентыкка кергән авторлар белән очрашкан саен, бу китапны ачып, хәтер яңартыр, аларның әдәби язмышлары өчен сөенер.

      Галимҗан Гыйльманов,

      язучы, мөхәррир

      Шигъри Әсәрләр

      Ленар Шәех

      Ленар СКАЧАТЬ